Якты юлдан
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Республика
17 февраль 2021, 11:25

БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘР ФАТИРЛЫ БУЛСЫН!

Президент Владимир Путин Хөкүмәткә тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

Русиядә ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен ташламалы ипотека ставкалары киметелергә мөмкин.
Сер түгел, фатир сатып алучы, йорт төзүче гаиләләрнең күбесе кредит ала. Шуңа бәйле рәвештә, Президент Владимир Путин Хөкүмәткә һәм Үзәк Банкка 2021-2024 елларда ташламалы ипотека программаларын гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Бу хакта мәгълүмат Кремль сайтында урнаштырылган.
Дәүләт башлыгы, шулай ук, ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен ипотека ставкасын киметү мәсьәләсен карарга кушты.
Хөкүмәт һәм Үзәк Банк тәкъдимнәрне тәкъдим итү турындагы боерыкны 31 мартка кадәр үтәргә тиеш.
https://alluki.rbsmi.ru
Читайте нас: