Якты юлдан
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Республика
22 гыйнвар 2021, 11:50

Республикада иң арзан сөт кайда?

Арзан гына түгел, сыйфатлы да.

Узган елда Уфа сөткә хаклар буенча Башкортстанның иң кыйммәтле шәһәре булган, дип хәбәр итә республика статистлары.

Шулай, декабрьдә башкалада 2,5-3,2 процент куелыктагы пастеризацияләнгән бер литр сөтнең уртача хакы 54,79 сумга җиткән. Гомумән алганда, Башкортстанда мондый сөтнең бер литры 52,55 сум тора тора.

Ә иң арзан сөт Сибайда теркәлде, аның хакы – 47,49 сум. Шушы ук вакытта Стәрлетамакта пастеризацияләнгән бер литр сөтнең уртача хакы – 48,54 сум, Нефтекамада 51,30 сум тәшкил итә.

Чагыштыру өчен: үткән елның гыйнварында Башкортстанда пастеризацияләнмәгән табигый сөтнең бер литры уртача 50,06 сум тора иде, дип белдерде "Башстат".
https://kiziltan.ru

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: