Якты юлдан
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Республика
20 ноябрь 2020, 13:05

Радий Хәбиров Башкортстанның Ростуризм буенча яхшы исәптә булуы белән мактанды

Республика Башлыгы туристлар агымын нәрсә хисабына арттыруга ирешелүе турында сөйләде.

Радий Хәбиров Туризм буенча федераль агентлык башлыгы Зарина Догузова белән очрашты, аның белән ЮНЕСКОга «Торатау» геопаркын кертү, «Башкирия йөрәге» туристик-рекреация кластерларын булдыру һәм «Мораткино» тау чаңгысы комплексына ярдәм итү мәсьәләсе буенча фикер алышты. Республика Башлыгы сүзләренә караганда, туризм өлкәсендәге эш нәтиҗәләре Башкортстанның Ростуризмда яхшы исәптә булуы турында сөйли.
Моннан тыш, Радий Фәрит улы пандемия аркасында туристлар агымы артуга игътибар итте. Мәсәлән, җәйге туризм узган ел белән чагыштырганда өч тапкыр арткан һәм 2 млн. кеше тәшкил иткән. 2024 елга бу күрсәткечне Башкортстан хакимияте 3,5 млн кешегә кадәр арттырырга тели.
– Хәзер ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, ә Башкортстан туристларны җәлеп итәрлек төбәкләрнең берсе булсын өчен эшләргә кирәк, - дип аңлатма бирә республика җитәкчесе.
Фото: vk.com/radiyhabirov
Читайте нас: