Якты юлдан
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Республика
21 октябрь 2020, 12:40

Башкортстанда Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл кую буенча иң яхшы проектка конкурс игълан ителде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың милли герое, легендар 112нче башкорт (16 нчы гвардия) кавалерия дивизиясе командиры, Россия Федерациясе Герое генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачу буенча иң яхшы проектка ачык конкурс үткәрү турындагы указга кул куйды.

Конкурсны оештыручы - Башкортстан Башлыгының эшләр идарәсе, ул конкурс комиссиясенеп тиешле положениесен һем составын расларга тиеш.
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы «Башкортостан» ТРК ДУП белән берлектә конкурсны яктыртуны тәэмин итәргә тиеш. Республика Хөкүмәтенә Указны гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны финанслау чыганакларын билгеләү күрсәтмәсе бирелде.
Легендар дивизия командирына һәйкәл Уфаның Совет мәйданында куелачак.
Элегрәк массакүләм мәгълүмат чараларында Совет мәйданында урнаштыру өчен расланган скульптор Александр Спиридоновка һәйкәл макеты концепциясе бастырылган иде. Скульпторлар арасында бәйге турында хәбәр ителмәде.
Август ахырында Санкт-Петербург скульпторы Илья Литвинов Уфада Совет мәйданы өчен һәйкәл макетын тәкъдим итте. Скульптор сүзләренчә, макетны Уфага алып килергә Радий Хәбировның шәһәрнең төп мәйданнарының берсе өчен кызыклы идеяләр турында посты этәргән.
«Башинформ» МА
Читайте нас: