Якты юлдан
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Республика
1 сентябрь 2020, 12:20

Башкортстан чиновниклары киңәшмәләрдә башкорт телендә чыгыш ясый башлаячак

Башкортстан хөкүмәтендә узган оператив киңәшмә барышында Премьер-министр урынбасары Фәнур Ягъфәров беренче тапкыр башкорт телендә чыгыш ясады. Ул 17 апрельдә һәм 11 сентябрьдә милли костюм көннәре турында доклад тәкъдим итте, ул рус теленә синхрон тәрҗемә ителде..

Республика башлыгы мондый тәҗрибәне хуплады һәм чыгыштан соң түрәгә дә башкорт телендә җавап бирде.
- Дәүләт җыелышыннан килгән хезмәттәшләребез бераз алда бара, утырыш кысаларында анда дәүләт телләренең берсендә - башкорт телендә чыгышлар уза, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Без дә моңа озак килдек, синхрон тәрҗемә белән тәэмин итү өчен 3-4 ай эшләдек. Бүген техник шартлар моны эшләргә мөмкинлек бирә. Күпмилләтле республикада безнең тел сәясәтен тормышка ашыра алуыбыз бик шәп дип уйлыйм. Бу дөрес.
Чыганак һәм фото: https://ufa.mk.ru/social/2020/08/31/chinovniki-bashkirii-nachnut-vystupat-na-soveshhaniyakh-na-bashkirskom-yazyke.html?utm_referrer=https%3A%2F%2Fzen.yandex.com
Читайте нас: