Якты юлдан
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Республика
11 август 2020, 11:40

Юл буе сервисын уңайлы дип булмый...

Башкортстанда бу җәйдә туристлар агымы өч тапкыр диярлек арткан.

Бу хакта «Фейсбук»тагы үз битендә төбәкнең беренче вице-премьеры Андрей Назаров хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, коронавирус кешеләрнең җәйге ял планнарына үз төзәтмәләрен керткән һәм быел аларның күбесе чит илгә китмәгән.

«Мин үзем дә берничә тапкыр биредәге табигать белән хозурланырга, Шүлгәнташ мәгарәсендәге борынгы рәсемнәрне карарга, Бөрҗәндә елга буйлап, матур кыялар арасында йөзәргә чыктым. Моңа искиткеч милли кухняны, традицион кымыз яисә буза эчемлекләрен һәм безнең хуш исле балны да өстәгез", - дип яза Андрей Назаров.

Шуның белән бергә, туристлар агымының артуы бу өлкәдәге кайбер проблемаларны ачыклады. Республиканың беренче вице-премьеры ике мөһим мәсьәләне билгеләгән, алар өстендә планлы эш алып барыла.

"Беренчесе - юл буе сервисы булмау. Әлбәттә, туристлар юлында кафе һәм кибетләр очрый, әмма алар күбрәк булсын иде. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча, мин коллегаларыма шундый бурыч куйдым инде. Шулай да без иң уңайлы төбәктә яшәргә телибез, ә теләсә кайсы урында нормаль тамак ялгап алу мөмкинлегеннән башка тормышны уңайлы дип атап булмый. Шулай ук санузелдан башка да. Юл буйларындагы сыйфатлы сервисны оештыру буенча эш актив алып барыла һәм монда уңышлар бар инде, — дип хәбәр итә ул. - Икенче проблема - безнең табигать паркларында калдырылган чүп-чарның күп булуы. Без аны башкарып чыктык инде. Чүп мәйданчыклары санын арттырдык, туристларга киңкүләм мәгълүмат чаралары аша мөрәҗәгать иттек — ял итү мәдәниятен сакларга кирәклеге турында аңлату эшләре алып бардык».

Андрей Назаров гражданнарны «туган төбәк буенча сәяхәт итәргә» чакыра, республикада туризмны үстерү өчен күп көч салынуын билгеләп үтә.

Фото: bashinform.ru
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/Yul-bue-servisin-u-ayli-dip-bulmiy-404988/
Читайте нас: