Якты юлдан
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Республика
21 июль 2020, 13:15

"Башкортстан йөрәге"

Проектның максаты: "Башкортстан йөрәге" халык һөнәрчелеге остаханәсен булдыру юлы белән Гафури районы территориясендә яшәүче төрле халыкларның халык һөнәрләренә карата яшь буынның кызыксынуын арттыру.

Халык һөнәрчелеге остаханәсе курай чәчәге рәвешендә урнашкан 8 тирмәдән торачак. Үзәк һәм иң зур тирмә конференц-зал булып хезмәт итәчәк, анда хәтта халыкара дәрәҗәдәге конференцияләр үткәрү өчен шартлар тудырылачак.
Өчпочмак буенча урнашкан 3 тирмә башкорт милли бизәкләре ясау, башкорт халык уен кораллары ясау һәм милли ашлар әзерләү остаханәләре. 4 кечкенә тирмә Гафури районының һәм Башкортстан Республикасының 4 иң зур милләте - башкорт, татар, рус һәм чуваш милләтләре өчен җиһазландырылачак.
Фото: https://yandex.ru/images/search?text=проект%20сердце%20башкирии
Читайте нас: