Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Республика
25 март 2019, 11:35

ТР ПРЕЗИДЕНТЫНЫҢ УФАДА ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЧЫГЫШЫ УДМУРТИЯ БАШЛЫГЫНЫҢ МӘЗӘКЛӘРЕНЕҢ БЕР ӨЛЕШЕ БУЛДЫ

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстан Республикасының 100 еллык юбилеен бәйрәм итүдә катнашты.

Анда ул татар телендә чыгыш ясады һәм республика халкына барлык татарстанлылардан сәлам җиткерде. Рөстәм Миңнехановтан соң ук Удмуртия башлыгы Александр Бречалов чыгыш ясады - сәяси стендап барлыкка килде.


- Хәерле көн, кадерле дуслар! Рөстәм Нургалиевичтан соң ничек чыгыш ясарга була? - дип елмаеп, билгеләп үтте Бречалов. – Без берни дә аңламадык, әмма тулысынча хуплыйбыз.


- Татар телен бераз белергә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов микрофонга әйләнеп кайтты. – Без Россиядә икенче милләт.


- Каушап киттем. Шулай да «Россиядә», - дип өстәде үз чиратында Бречалов. - Рөстәм Нургалиевичтан өйрәнәм.

Читайте нас: