Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Республика
22 март 2019, 15:03

Шүлгәнташ

Шүлгәнташ мәгарәсе — Башкортстанның Бөрҗән районында, Агыйдел елгасының уң як ярында, Шүлгәнташ тыюлыгы биләмәсендә урнашкан. Ул Көньяк Уралдагы бурташ, гипс, доломит кебек тау токымнарыннан торган мәгарәләрнең иң зурларының, иң матурларының берсе, борынгы халыклар сәнгате һәйкәле.

Мәгарәгә кергән урын — 25-28 метр биеклегендәге арка рәвешендә, Сарыкүчкән тавының көньяк битендә урнашкан; аның киңлеге 40 метрга җитә.


Мәгарәнең өйрәнелгән озынлыгы 3 км чамасы. Анда — саркып, агып барлыкка килгән майташлар, сталактитлар, сталагмиттар бар. Мәгарә, эре заллары, галереялары, су асты күлләре һәм елгалары белән әкиятләрдә сөйләнгән соклангыч сарайны хәтерләтә. Шүлгәнташ өч гипсометрик катлы, түбән катын су баскан.


Шүлгәнташ мәгарәсенең бөтен биеклеге 140 метр.


Икенче катның озынлыгы 500 метр чамасы. Мәгарәгә кергән җирдән 120 метр үткәч, сул яктан югарыга туры коридор китә. Баскыч буйлап 20 метр күтәрелгәч, өченче катка аяк басасың. 500 метрга сузылган зур заллар җир асты күлендә барып тоташа.

Читайте нас: