Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Республика
20 март 2019, 16:59

Янгантау

Янгантау (тау) — Башкортстан Республикасының Салават районында урнашкан тау. 1965нче елдан табигать һәйкәле.

Янгантау (тау) Йөрүзән елгасының уң яры буйлап көнчыгыштан көнбатышка таба 2,5 км га сузылган. Биеклеге 143 метр тәшкил итә.


Тау битләвеннән су парлары белән туенган эссе һава чыгып ята. Температурасы +37-тан +150 градус арасында була. Ә 90 метр скважиналарда температура 380 градуска җитә.


Тауда гыйльми эзләнү 18 гасырдан алып үткәрелә. (П. С. Паллас, 1773; Ф. Н. Чернышев, 1881; Я. А. Гордягин, 1882, 1885; Е. М. Янишевский, 1902; А. Иккел, 1932; Г. В. Вахрушев, 1927, 1957 һ. б.)


Термаль күренешләрнең табигате турында бик күп фаразлар әйтелә. Яшен атканнан җир асты янгын чыкканнан дигәннән алып, тимер закисе тозга күчүеннән һәм битуминоз токымнарның януыннан җылы чыга, дип саный кайберәүләр.


Икенчеләре радиоактив процеслар яки ышкылу нәтиҗәсендә җылылык бүленеп чыгуы мөмкин, дигән фикер әйтә. 20-нче гасырның 60 елларыннан табигый радиактив һәм термаль процесның катализаторы булып метеорит тора, дигән фаразлар да әйтелә (С.Г.Фаттхутдинов, 1993).


Янгантау, шулай ук, бальнеологик курорт төзү өчен нигез булган күкертле, цинк һәм радон чыганагы да булып тора.





Читайте нас: