Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Республика
18 март 2019, 11:45

Башкортстанның беренче башкаласы

Кече Башкортстанның башкаласы булып тарихка кереп калган, Баймак районының күркәм авылларының берсе Темәс - республиканың 100 еллыгына багышланган чараларның уртасында булачак. Бүген авылда моңа әзерлек бара. Темәс авылының зур энциклопедиясе дөнья күрәчәк, яңа объектлар төзү күздә тотыла.

Башкортстанның барлыкка килүе - темәслеләр өчен мәңгелек тема. Документаль чыганакларны, Темәс авылындагы тарихи һәм туган якны өйрәнү музеендагы экспонатларны файдаланып, тарих укытучылары укучылары белән берлектә менә берничә ел фәнни-тикшеренү эшләре алып бара. Алар байтак кызыклы мәгълүматларга юлыккан. Шушы эшләре белән укучылар район, республика, халыкара форумнарда, конференцияләрдә җиңүче булган. Мәсәлән, алар тарихи шәхес Әмин батырның яшерен тимерлеген табып, аны җентекле өйрәнү нәтиҗәсендә "Туган якның җиде могҗизасы" конкурсында җиңеп чыккан.

Читайте нас: