Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Республика
18 март 2019, 12:05

"Бөрҗән" туристлар кластерына - 200 миллион сум!

2021 елга кадәр биредәге инфраструктура үсешенә федераль бюджеттан йөзләрчә миллион сум акча бүленәчәк.

2019-21 елларда илнең 22 төбәгенә шундый ук субсидияләр юнәлтелә. Бу юнәлештәге 24 инвестиция проектына 21 миллиард сум акча тотылачак.


- Бездә экологик туризмны үстерү мөмкинлекләре яхшы, әмма бөтен җирдә дә уңайлы шартлар юк, - ди бу хакта Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев. - Мин 22 төбәктә турист кластерлары инфраструктурасын үстерүгә субсидияләр бирү турында карарга кул куйдым. Нәтиҗәдә, 24 кластерда заманча кунакханәләр, кемпинг, кафе, транспорт алып тору урыннары булдырылачак.


Дмитрий Медведев фикеренчә, төбәк властьларына булган объектларны төзекләндерергә, коммуникацияләрне тәртипкә китерергә, туристлар игътибарын җәлеп итә торган урыннарга транспорт йөрешен тәэмин итәргә кирәк булачак.


Республиканың Бөрҗән, Күгәрчен, Куергазы районнарында урнашкан "Бөрҗән" кластерын уңай үзгәрешләр көтә.
Читайте нас: