12 мартта Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев һәм Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе – Премьер-министр урынбасары вазыйфасын башкаручы Илшат Таҗетдинов Федерация Советында республиканың социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча доклад белән чыгыш ясады. Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов исә республика территориясендә инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә тукталды.