Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Республика
14 март 2019, 12:30

Асылыкүл

Асылыкүл — Башкортстандагы иң зур күл, Дәүләкән шәһәренең көнбатыш — төньяк-көнбатышында, шәһәрдән 27 км ераклыкта урнашкан. Башкортстан Урал алдының урман-дала зонасына керә. Күл өстенең мәйданы — 23,5 кв. км , уртача тирәнлеге исә — 5,1 метр. Аның озынлыгы — 8, киңлеге — 5 км. Күл урыны бурташ, гипс кебек тау токымнарыннарыннан тора.

Яз мизгелендә Асылыкүлгә Шарлама чишмәсе агып төшә. Су күтәрелгәндә күлдән Асылы Өйдерәк инеше агып чыга һәм Кече Өйдерәк елгасына (Димнең уң кушылдыгы) коя.


Асылыкүл атамасының килеп чыгышына бәйле фикерләр төрле. В. И. Даль аны Ачылы рәвешендә язып калдырган һәм шулай аңлаткан: «Ачык, төпсез, бәлки, ягъни ачулы, чөнки, чыннан да, ниндидер сәбәпләр аркасында күл үзгәреп тора, җәелә һәм кире үз ярларына кайта, арта һәм кими». Башкортча Асылыкүл — «ике төпле күл», Асылыкүл — «матур күл» була, дип тә фараз кылганнар. А. Г. Бессонов белән Ж. Г. Киекбаев исә атаманы «горько-соленое озеро» дип тәрҗемә иткән. Р. 3. Шәкүров та шундый карашта.

Читайте нас: