Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Республика
11 март 2019, 14:35

Кандракүл

Кандракүл – Башкортстанда зурлыгы ягыннан икенче күл санала. Ул суының чисталыгы, үтәкүренмәлеге белән күпләрне үзенә җәлеп итә.

Күлнең уртача өслеге 15,6 чакрым тәшкил итә. Туймазы районындагы бу күл янында Кандра авылы да урнашкан. 1965 елдан Кандракүлгә төбәкнең табигать һәйкәле статусы бирелә. 1995 елдан күл һәм аның тирәләре Кандракүл табигый паркы, дип игълан ителә.


Туймазыдан 25 км көньяк-көнчыгышта, Башкортстанның урман-дала зонасында урнашкан.


Карст ишелү сәбәпле барлыкка килгән. Төньяк һәм көнчыгыш ярлары сөзәк, комлы. Күлгә койган да, агып чыккан да елга юк.


Күл уртасында утрау бар. Күлне өч яктан таулар урап алган. Көньякта Гөлбикә белән Кызылтау. Аларның ярлары текә.


Күл дә, тирә-ягы да, утрау да үсемлекләргә, кош-кортка бай.


Химик составы буенча сульфат классы сульфат-натрий тибына карый.


Ярларында ял йортлары урнашкан. Төньяк яры буйлап М5 «Урал» автомобиль юлы үтә.

Читайте нас: