Якты юлдан
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Эш принцибы - тотрыклылык һәм сыйфат

Бишбүләк районы "Марс" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында (АХК) ирешелгән нәтиҗәләрдә туктап калмыйлар.

«Марс» АХКы елдан-ел игенчелектә дә, терлекчелектә дә алдынгы урыннарны тота. Һәм монда аның җитәкчесе Рәмзил Азат улы Бәдретдинов җитәкчелегендәге предприятие коллективының өлеше зур. Ул «Марс» АХКСЫН 2001 елдан бирле җитәкли.

- Кооператив үз эшчәнлеген 1990 елда башлап җибәрде, һәм шул чорлардан башлап салынган традицияләрне һәм тотрыклылыкны, билгеле бер эш принципларын әле дә саклыйбыз һәм дәвам итәбез. Эшләргә, ирешелгән нәтиҗәләрдәә тукталып калмаска тырышабыз, - ди Рәмзил Азат улы. — Быел барлык чәчүлекләрнең гомуми мәйданы 1100 гектар тәшкил итте, шуның 200 гектарын көнбагыш, 765 гектарын бөртекле культуралар, кукуруз 65 гектардан артыгын били. Уҗым культуралары 300 гектар мәйданны били, шуның 150 гектары җыеп алынды, уңыш гектарыннан 25 ц тәшкил итә. Сабан культураларын климат шартларына карап җыеп алачакбыз. 200 гектарда «Архат»сортлы яңа сабан бодае чәчтек.

Кооператив җитәкчелеге игенчелектә механикалаштырылган эшләр өчен авыл хуҗалыгы коралларынларын һәм җиһазларын планлы рәвештә яңартып тора. Кооператив техника белән тулысынча тәэмин ителгән, шулай да техника паркын яңартуга зур игътибар бирелә.

Кооператив хезмәткәрләре һәрвакыт кыр эшләренең яхшы темпларын күрсәтә, быел да күздә тотылган барлык агротехник чараларны билгеләнгән срокларда башкарырга тырышалар. Кооперативта чын-чынлап үз эшен яратучы һәм белүче хезмәткәрләрнең тотрыклы коллективы эшли. Сезонда биредә лаеклы хезмәт хакы белән 40 кеше эшли. Нигездә, болар кооперативта озак вакытлар эшләүче кешеләр.

«Марс» АХКында 200 баш мөгезле эре терлек бар. Бер сыердан тәүлеклек савым 1200 кг тәшкил итә, бер ел эчендә бер сыердан 3500 кг. Мондый күрсәткечләр алу өчен кооператив терлек азыгының сыйфатын күзәтеп тора һәм яхшы карау тәэмин итә, чөнки турыдан-туры савым һәм сөтнең сыйфаты шуңа бәйле.

Хәзер басуда ике ашлык җыю комбайны эшли. «Полесье»да 15 елдан артык Әнис Гайнуллин эшли, ә СК-5 «НИВА Эффект»та Рамил Мотыйгуллин. Иң яхшы механизаторлардан - Ким Әхмәтов һәм Рәшит Нуриев.

— Әлеге хуҗалыкта һәрвакыт яхшы якка үзгәрешләр күренә. Ул бары тик үз акчасына гына, бурычларсыз эшли, — ди авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры Виталий Ерофеев.

Айгөл Гәрәева.
Автор фотосы.
Читайте нас: