Якты юлдан
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район хуҗалыкларында
31 гыйнвар 2019, 11:51

Бозау абзарында кышлату көйле бара

"Октябрь" кооперативының сөт-товар фермасында һәркөнне эш кәефе хөкем сөрә

"Октябрь" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының сөт-товар фермасында терлекләрне кышлату штат режимында бара. Биредә 593 баш эре мөгезле терлек һәм 50 ат абзарда асрала. Савым көтүендә симменталь токымлы 160 сыер бар.

–Көн саен малларны өч савучы, бер ат караучы, дүрт бозау караучы һәм алты терлекче карый, – ди тәҗрибәле ферма мөдире Светлана Васильева. – Хезмәт сөючән һәм җаваплы бозау караучыларыбыз – Наталия Егорова, Наталия Данилова һәм Галина Степанова эшкә яхшы кәеф һәм тон бирә. Алар булачак сөт терлегенең нигезен сала. Юкка гына сыер бозау вакытта ук күренә, димиләр бит. Бозауларның гомуми баш саны 170 баш тәшкил итә. Алар барысы да каралган, тазалар. Үлем очрагы юк дәрәҗәсендә диярлек. Бозау абзарында җылы һәм чиста.

Светлана Михайловна бозауларга туклану өчен бирелә торган азык нормаларын санап күрсәтә. Алларында һәрвакыт сыйфатлы печән, бәләкәчләр сөт эчә, ә бераз үсә төшкән бозауларга тәүлек фураң нормасын бирәләр. Савым сыерлары өчен печән, салам һәм фураждан тыш, запаста башланмаган силос ямы да бар әле.

Владимир СМОЛОВ.

Автор фотосы.
Читайте нас: