Русия лидеры Владимир Путин Германия канцлеры Ангела Меркель белән телефон аша сөйләште.
Сүз коронавируска каршы көрәштә хезмәттәшлек итү турында барды. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яклар COVID-19 коронавирус инфекциясеннән вакциналар җитештерү перспективалары турында фикер алышты.
Моннан тыш, лидерлар Украина мәсьәләсенә дә кагылып үтте, шулай ук бер-берсен Раштуа һәм Яңа ел бәйрәмнәре белән котладылар.