Якты юлдан
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Путин эшчәнлеге
24 декабрь 2020, 12:35

Табибларга түләүләр ике тапкыр артачак

Владимир Путин коронавирус инфекциясе белән көрәшүче табибларның эше турында үз фикерен белдерде.

Русия Президенты Владимир Путин "Бердәм Русия" партиясе тәкъдимен хуплады һәм Яңа ел бәйрәмнәрендә коронавируслы пациентлар белән эшләячәк табибларга түләүләрне икеләтә арттырырга кушты.
"Хезмәт кодексында, әлбәттә, махсус социаль түләүләр турында берни дә әйтелмәгән, без Хөкүмәт карары буенча медицина хезмәткәрләренә коронавирус белән көрәш белән бәйле хәвеф өчен түлибез. Шуңа бәйле рәвештә, бу Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә булса да, әлеге социаль түләүләрне икеләтә күләмдә түләргә кирәк дип саныйм ", - диде Путин.
Ул моны социаль күзлектән нигезләнгән һәм гадел булачак, дип өстәде, чөнки барлык табиблар да әле коронавирустан вакцина алмаган, шуңа күрә аларның авыруны йоктыру куркынычы саклана.
Дөньяда пандемия башланганнан бирле 78 миллион авыру теркәлгән, 55 миллион кеше сәламәтләнгән, 1,7 миллионнан артык кеше вафат булган. Русиядә инде 2,9 милион кешедә СОVID-19 ачыкланган.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Tabiblarga-t-l-l-r-ike-tapkir-artachak-605905/
Фото: ria.ru
Читайте нас: