Якты юлдан
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Путин эшчәнлеге
2 ноябрь 2020, 11:15

Путин “удаленка”га өйрәнгән

#ВладимирПутинРусия Президенты Владимир Путин “удаленка” өйрәнүен әйткән, читтән торып эшләүнең уңай якларын атаган. Бу хакта ул “Россия 1” телеканалының «Москва. Кремль. Путин» тапшыруында әйткән.

ВТБ идарәсе рәисе Андрей Костин белән сөйләшүе вакытында ул удаленкага күнегүен әйткән, аудитория белән аралашу кызыклырак һәм гадирәк дип тә өстәгән.
Аралашуның мондый форматының үз өстенлекләре бар, чөнки шул рәвешле экраннар янына үз эшләреннән аерылмыйча әллә күпме кеше кушылала. “Шундый мөмкинлекләр булуы яхшы”, – дип ассызыклаган Путин.
Башкортстанга килгәндә исә, республикада 9,7% дәүләт һәм 7,5% муниципаль служащийлары дистанцион эш режимына күчерелгән.
Әмма бүгенге көндә бездә карантин чаралары да, тоташ “удаленка” да гамәлдә түгел. Таләп ителгән чакта “удаленка” хакында һәр предприятие яисә оешма эчендә сөйләшенеп килешенә. Гомумән, коронавирус инфекциясе таралуга каршы республикада күп чаралар күрелә. Предприятиеләргә пропусклар ярдәмендә керү, хезмәткәрләрнең тән температураларын үлчәү, маскалар кию, шушы таләпләр үтәлү-үтәлмәвен тикшерүче ковидка карашы инспекторларны билгеләү һ.б.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров та “предиприятиеләрне ябарга уебызда да юк” дип белдергән иде.
Чыганак һәм фото: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/Putin-udalenka-ga-yr-ng-n-524761/
Читайте нас: