Якты юлдан
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Путин эшчәнлеге
9 октябрь 2020, 11:17

Путин Карабахтагы хәлләрне фаҗига дип атады

#ВладимирПутинРусия Президенты Владимир Путин Тау Карабахындагы хәлләр буенча аңлатма биреп, бу хәлләрне фаҗига дип атады.

“Без бик борчылабыз, чөнки Әзербайҗан да, Әрмәнстан да, Тау Карабахы да – безгә чит булмаган кешеләр яшәүче территорияләр. Якын арада низаг туктатылыр, дип өметләнәбез”, - диде ул.
Аның сүзләренә караганда, Русия гражданнарының күпчелегендә ике республика белән дә туганлык мөнәсәбәтләре бар. Путин якларны кораллы каршы торуны туктатырга чакырды. “Кешеләр һәлак була, ике якта да югалтулар зур”, - диде ул.
5 октябрьдә Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков тәүге тапкыр Тау Карабахындагы низагны сугыш дип атады. Элегрәк Кремльдә Русиянең хәрби хәрәкәтләр барган урынга тынычлык булдыручыларны Әрмәнстан һәм Әзербайҗан риза булса гына җибәрү мөмкин булуын хәбәр иткән иделәр.
https://ashkadarskie-zori-t.rbsmi.ru
Читайте нас: