Дәүләт башлыгы Владимир Путин тулыканлы ялга китмәячәк, ләкин берничә көнгә «мини-ял»га Себергә, яки Уралга барырга мөмкин. Кагыйдә буларак, мондый сәфәрләргә ул оборона министры Сергей Шойгу белән йөри.
Үз чиратында агымдагы елның гыйнварында үз вазыйфасына керешкән премьер-министр Михаил Мишустин, ә ул апрельдә COVID-19 белән зарарлану сәбәпле, өч атна дәвамында дәваханәдә булган, җәйнең калган өлешен эш урынында үткәрергә ниятли.
"Михаил Владимирович бу җәйдә ялга җыенмый. Эшен дәвам итәчәк", - ди аның матбугат секретаре Борис Беляков.