Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Путин эшчәнлеге
20 декабрь 2019, 11:30

Спортка санкцияләр кертү сәяси төсмер ала

#ВладимирПутинВладимир Путин Русия спортчыларына карата санкция турындагы сорауга үз фикерен белдерде.“Матч-ТВ” каналы алып баручысы Ольга Богословская матбугат конференциясе барышында Владимир Путинга Русия спортчыларына карата санкция турында сорау бирде.

Журналист ВАДА карары буенча Русиянең дүрт елга халыкара ярышлардан читләштерелүен билгеләп үтте. Бу хәл Мәскәүнең допингка каршы лаборатория базасы белән ачыкланган манипуляцияләр аркасында килеп чыккан. “Бу очракта бер гаепсез спортчылар зыян күрде. Алга таба нишләргә?" — дип сорады ул.

Путин әйтүенчә, кабул ителгән карар гадел түгел һәм аек акылга туры килми.

"Теләсә нинди җәза һәркемгә карата аерым булырга тиеш. Ничек инде кемнеңдер гамәленә карата барлык спортчыларга да санкцияләр салырга мөмкин? Фигуралы шуу буенча бездә яшь кызлар чыгыш ясый, алар бала гына әле. Аларның допингка нинди катнашы булсын? Ләкин алар барысыннан да яхшырак сикерә. Шуңа аларны боздан алырга тырышалармы? Бу карар Олимпия хартиясенә каршы килә, МОК тарафыннан Милли олимпия комитетына карата дәгъвалар булмаса, ил җәзага тартылырга тиеш түгел. Мондый карар сәяси төсмер ала”, - диде Путин.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/sport/Sportka-sanktsiyal-r-kert-s-yasi-t-smer-ala-46837/
Читайте нас: