Якты юлдан
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Путин эшчәнлеге
6 декабрь 2019, 14:00

Владимир Путин “КамАЗ”ның юбилей тантанасында катнашачак

Русия Президенты Владимир Путин “КамАЗ”ның 50 еллыгы уңаеннан 13 декабрьдә Чаллыда узачак тантаналы чарада катнашачак.

Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов автошәһәрнең орган залында камазлылар алдында чыгыш ясаганда хәбәр итте.
“КамАЗ”ның 50 еллыгына багышланган зур чаралар циклын башлыйбыз. 13 декабрьдә бәйрәм дәүләтебез җитәкчелеге катнашлыгында “КамАЗ” заводы мәйданчыгында булачак", – диде Татарстан Президенты.
Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов автогигантның ярты гасырлык юбилеен Чаллының башка предприятиеләре һәм учреждениеләрендә дә “җитди билгеләп үтәргә” кирәк, дип өстәде.
13 декабрьдә “КамАЗ”да предприятиенең 50 еллыгы уңаеннан концерт була. Юбилейны бәйрәм итүгә әзерлек өчен Русия Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Козак җитәкчелегендәге махсус оештыру комитеты җаваплы.

#ВладимирПутин
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Vladimir-Putin-KamAZ-ni-yubiley-tantanasinda-katnashachak-29270/
Читайте нас: