Якты юлдан
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Путин эшчәнлеге
14 ноябрь 2019, 11:00

Репетиторлар күләгәдән чыга

#ВладимирПутинРусия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды.

Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. Анда ул һөнәри керемгә салым кертү эксперименты уңаеннан финанс министры Антон Силуановның фикерләрен сорады.
– Без үзмәшгульлек белән шөгыльләнгән эшкуарлардан яңача салым җыю эксперименты уздырдык. Аңа дүрт зур төбәк керде. Алар: Мәскәү шәһәре, Мәскәү өлкәсе, Татарстан республикасы һәм Калуга өлкәләре. Эшкуарлар бу салымга кызыксыну белдерде. Барлыгы 260 мең үзмәшгуль эшкуар теркәлү узды. Һөнәрләр исемлеге бик зур. Беренче чиратта пассажирлар ташу белән шөгыльләнүчеләр. Аларбарлыктеркәлүчеләрнең 18,7процентын тәшкил итә. Милекләрен арендага бирүчеләр – 10, төзелештә эшләүчеләр 7 процент тәшкил итә. Аннан соң репетиторлар һәм башка һөнәрләр китә. Без бу адым белән күләгәдә эшләүче эшкуарларга легаль эшләү мөмкинчелеге бирәбез, – диде Русиянең финанс министры Антон Силуанов. Хөкүмәт утырышында әлеге экспериментка уңай бәя бирелде.
Антон Силуанов 2020 елның икенче яртыеллыгыннанүзмәшгульлек буенча салымны Русиянең барлык төбәкләрендә дә кертү кирәклеген тәкъдим итте.
https://tulpar.rbsmi.ru/news/Repetitorlar-k-l-g-d-n-chiga-9707/
Читайте нас: