Якты юлдан
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Путин эшчәнлеге
14 ноябрь 2019, 11:00

Академиклар картая...

#ВладимирПутинБүген Русиядә академикларның уртача яше – 75 яшь.

Владимир Путин Русия Фәннәр академиясе президенты Александр Сергеев белән очрашты.
14 ноябрьдә Русия Фәннәр академиясенең (РФН) гомум җыелышында РФН әгъзаларын сайлау үтәчәк. РФ Президенты бу юлы сайлауларның гыйльми җәмәгатьчелек өчен үтәкүренмәле булуын билгеләде. Кандидатлар арасында фәндә югары казанышларга ирешмәгән, ачышлар ясамаган кешеләр юк. Һәм В.В.Путин аларның һәркайсысына уңышлар теләде.
Александр Сергеев исә конкурсның зураюын, ягъни вакансияләрнең азаюын, ә белгечлекләрнең киңәюен әйтеп үтте. Һәрбер академик урыны өчен – 4 галим, мөхбир-әгъза урыны өчен 9лап галим көрәшәчәк. Конкурста катнашучыларны сайлап алу өчен эксперт комиссиясе, ике этика комиссиясе эшләгән. Интернет-порталда исемлек бирелгән.
Әңгәмәдә шуңа игътибар ителде: бүгенге көндә академикларның уртача яше – 75, мөхбир-әгъзаларныкы – 68 яшь. Әле бу урыннарга дәгъва итүчеләр берникадәр яшьрәк. Академик булырга дип уртача – 67 яшьлекләр, мөхбир-әгъзалыкка 59 яшьлекләр тырыша.
Башка еллардан аермалы буларак, дәүләт хезмәткәрләренә, эре дәүләт структуралары җитәкчеләренә бу сайлауларда катнашу чикләнә.
https://tulpar.rbsmi.ru/news/Akademiklar-kartaya-9578/
Читайте нас: