Якты юлдан
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Путин эшчәнлеге
13 ноябрь 2019, 10:55

ВУЗЛАРНЫ — ТАРМАК МИНИСТРЛЫКЛАРЫНА

#ВладимирПутинВладимир Путин Хөкүмәт утырышында әлеге башлангычны чынга ашыру мөмкин булуын ассызыклады.

Русия Президенты Владимир Путин кайбер вузларны тармак министрлыкларына тапшыру мөмкинлеге турында искәртте. Бу хакта ул Русиянең транспорт министры Евгений Дитрихның Мәскәү автомобиль-юл институтын министрлык карамагына тапшыру үтенеченә җавап итеп, Хөкүмәт утырышында белдерде.
Ил җитәкчесе ассызыклавынча, элегрәк Хөкүмәт төп вузларны Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагына тапшыру инициативасы белән чыккан иде инде.
"Югары уку йортларына килгәндә, Хөкүмәт төп вузларны мәгариф һәм фән министрлыгына "йөкләтү" башлангычы белән чыкты. Әгәр хәзер моны эшләү һәм тармаклар буенча тарату идеясе бар икән, мондый карарны да кабул итәргә була, әмма иң элек Хөкүмәттә килешергә кирәк", — диде Президент.
Киңәшмә барышында Дитрих Мәскәү автомобиль-юл институтын Транспорт министрлыгы карамагына тапшыру кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итүгә ярдәм итәчәген билгеләп үтте.
https://alluki.rbsmi.ru/articles/bel-se-kil-me/Vuzlarni--tarmak-ministrliklarina-9253/
Читайте нас: