Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Путин эшчәнлеге
13 ноябрь 2019, 10:45

Путин Русия оборонасына чыгымнарның кыскаруын аңлатты

#ВладимирПутинРусия хәрби техниканы модернизацияләүнең иң югары ноктасын узды, арытабан мондый эшләр күләме кирәкми, дип ышандырды Русия президенты Владимир Путин оборонага чыгымнарның кыскаруын аңлатып. Бу турыда РБК басмасы хәбәр итә.

“Бу без ул мәсьәләләргә җиңел карыйбыз дигәнне аңлатмый”, - диде ул.
6 ноябрьдә Путин Русиянең дөньяда аналоглары булмаган коралы булуын белдергән иде. Октябрьдә президент теләсә нинди ракетага каршы оборона системасын үтәргә сәләтле комплекслар эшләү турында хәбәр иткән иде.
Русия лидеры сүзләренә караганда, узган елда хәрби чыгымнар күләме 2,8 триллион сум тәшкил иткән, бу ВВП күләменең якынча 2,8 проценты. Аның сүзләренә караганда, АКШның оборона бюджеты күпкә артыграк.
2017 елның августында, 2018 елда оборонага чыгымнарның кыскарачагын билгеләп, Путин моның армияне һәм флотны коралландыру буенча планнарга кагылмаячагын белдергән иде.
https://ashkadarskie-zori-t.rbsmi.ru/articles/r-smi-b-lek/Putin-Rusiya-oboronasina-chigimnarni-kiskaruin-a-latti-8701/
Читайте нас: