Якты юлдан
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Путин эшчәнлеге
12 ноябрь 2019, 10:55

«Восточный» космодромы төзелешендә вагоннар белән урлашалар!

#ВладимирПутинБүген иртән Русия Хөкүмәтенең чираттагы утырышында бу хакта Русия Президенты Владимир Путин белдерде һәм гаеплеләргә каты җәза бирергә вәгъдә итте.

Бүген иртән Русия Хөкүмәтенең чираттагы утырышында бу хакта Русия Президенты Владимир Путин белдерде һәм гаеплеләргә каты җәза бирергә вәгъдә итте.
Президент билгеләвенчә, «Восточный» космодромы төзелешендә инде йөзләгән миллионнар сум акча урланган. Гаеплеләргә карата дистәләрчә җинаять эше кузгатылган, аларның берничәсе инде төрмәдә утыра, ләкин бюджет акчаларын шәхси кесәләренә салырга теләүчеләрнең саны һаман да кимеми. Владимир Путин гомумдәүләт проектларын тормышка ашырганда мондый хилафлыкларга юл куймауны катгый рәвештә таләп итте.
Быел, октябрь аенда, «Восточный» космодромы төзелешенең субподрядчигы булган «Углегорск» предприятиесе җитәкчесе арматура һәм башка төзелеш җиһазларын урлашканы өчен 3,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Төзелеш барышында башка кайбер аерым җитәкчеләргә карата да сораулар туган.
“Роскосмос” башлыгы Дмитрий Рогозин вәгъдә итүенчә, «Восточный» космодромы 2020 елның апрель аенда файдалануга тапшырылырга тиеш.
https://tulpar.rbsmi.ru/news/Vostochniy-kosmodromi-t-zeleshend-vagonnar-bel-n-urlashalar-8294/
Читайте нас: