Путин уңышка ирешү һәм лидерлыкны яулауөчен шушы өлкә хезмәткәрләрен әзерләү дәрәҗәсен арттырырга кирәклеген белдерде. Моннан тыш, ясалма интеллект белән хокук саклаучылар да, чиновниклар да дуслашырга тиеш.
Аның фикеренчә, күп кенә тармаклар ясалма интеллектка бәйле. Мәсәлән, бу космик, хәрби, транспорт һәм медицина тармакларына кагыла.
“Шушы тармакларны үстерү күпчелектә ясалма интеллект тармагындагы уңышларга бәйле” – дип саный Путин.
https://ashkadarskie-zori-t.rbsmi.ru/articles/d-nyada/Putin-Rusiya-Federatsiyasene-yasalma-intellekt-tarmaginda-liderlikni-yaulavina-ishana-7840/