Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Путин эшчәнлеге
6 ноябрь 2019, 11:05

Төркия безнең очкычларны алырмы?

#ВладимирПутинИсегездә булса, Русия президенты Владимир Путин һәм Төркия лидеры Рәҗәп Эрдоган “МАКС-2019” дип исемләнгән авиация күргәзмәсен ачуда катнаштылар.

Владимир Путин Төркия җитәкчесен безнең СУ-35 һәм Су-57 хәрби очкычлары белән якыннан таныштырды. Күргәзмә тәмамланганнан соң, очрашуда Рәҗәп Эрдоган: “Ике ил арасында СУ-57 очкычлары буенча сөйләшүләр алып барыла”, дип хәбәр иткән иде. Безнең илнең С-400 ракета комплексын сатып ала башлагач, АКШ хәрби җитәкчелеге “Төркиягә F-35 хәрби очкычлары сатмаячакбыз”, дип янады. Анкара шәһәрендә 5 ноябрьдә Рәҗәп Эрдоган: “С-400 ракета комплексларын сатып алганда беркемнән рөхсәт сорап тормадык. Русия очкычларын алырга ният итсәк тә, рөхсәт сорап тормаячакбыз” дип чыгыш ясады.
Читайте нас: