Бу һөнәри бәйрәм Русиядә хөкем системасын камилләштерү, гражданнарның азатлыкларын һәм конституцион хокукларын яклау эшендә суд приставлары институтының хезмәтенә бәяләү чарасы буларак 10 ел элек барлыкка килгән.
Президент билгеләвенчә, Федеральсуд приставлары хезмәте алдында торган бурычлар хезмәткәрләргә аерым җаваплылык йөкләтә. Алар көнүзәк социаль, ватанчылык, иҗади проектларны һәм башлангычларны тормышка ашыруга да зур игътибар бирә. Владимир Путин,суд приставлары хезмәтенең югары дәрәҗәсен билгеләгән яңа федераль канун аның кадрлар составын тагын да ныгытыр, эш сифатын яхшыртыр, дигән өмет белдерде.