Якты юлдан
+1 °С
Снег
Жәмгыять
2 Октября , 10:15

“Син террористларга ярдәм иткәнсең!”

Уфада студент кызны “террорчылык турындагы эш” белән куркытканнар.

title
“Син террористларга ярдәм иткәнсең!”“Син террористларга ярдәм иткәнсең!”
“Син террористларга ярдәм иткәнсең!”

Полиция аеруча зур күләмдә мошенниклык турындагы маддә буенча җинаять эше кузгаткан. Аферистларның корбаннары спорт инвентаре сатучы-консультанты булып эшләүче 18 яшьлек студент кыз һәм аның әти-әнисе булган.

Алдау схемасы кызның паспорт мәгълүматларын һәм смс аша килгән кодны ялганлап алган “курьер” шалтыратуыннан башланган. Аннары аңа “Госуслуги хезмәткәре” шалтыраткан, ә соңыннан – “ФСБ хезмәткәре”. Мошенниклар кызны әти-әниең дустанә булмаган дәүләтләрне финанслау өчен кредит рәсмиләштерергә тырышалар, дип ышандыралар, ә аның үзен террорчылык өчен җинаять җаваплылыгына тарттырачаклар дип алдыйлар.  

Җинаять җаваплылыгыннан качар өчен студент кызга фатир һәм дачаны тентеп чыгарга һәм акчаларны табып, курьерга “тикшерер өчен” биреп җибәрергә боералар. Кыз 9050 евро, 13200 доллар һәм 785 мең сум акчаны (2,7 млн сум) таба да, пакетка салып, Караидел урамындагы йорт янында таныш булмаган ир-атка тапшыра.

Бу хәл турында студент кыз гаиләсенә курьер киткәч кенә сөйләгән. Аның әтисе полициягә мөрәҗәгать иткән.

Чыганак:https://omet-rb.com/

Фото:https://fotobank02.ru/   Автор: Галия Валиева

“Син террористларга ярдәм иткәнсең!”
“Син террористларга ярдәм иткәнсең!”
Автор:
Читайте нас