

Очрашулар ачык диалог форматында узды: теләгән һәркем профильле ведомстволар белгечләреннән аңлатмалар ала алды. Федераль Җыен Дәүләт Думасына депутатлар сайлау мәсьәләсе авыл халкында аеруча зур кызыксыну уятты. Муниципаль район Советы Секретаре Вадим Булатов кандидатлар һәм сайлау кампаниясенең барышы турында җентекләп сөйләде.
Халык шулай ук үз торак пунктларының көнүзәк проблемаларын да җиткерде. Кыңгыр-Мәнәвездә Үзәк урам буенча тротуар төзү һәм Подгорная урамындагы күперне ремонтлау мәсьәләсе кискен тора.
Ә Усак Кичү авылы халкы авыл Мәдәният йортын ремонтлауны сорый. Барлык сораулар да эшкә алынды.
Район хакимияте күчмә очрашуларны дәвам итәчәк.
Активлыклары һәм ышанычлары өчен халыкка рәхмәт!