Якты юлдан
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
29 июль 2021, 09:25

Ростуризм кешбэк белән юлламалар сатуны озайтты

Программа кагыйдәләре буенча, туристка сәфәр бәясенең 20 процентка кадәре кайта.

Ростуризм кешбэк белән юлламалар сатуны озайтты
Ростуризм кешбэк белән юлламалар сатуны озайтты

Ростуризм туристик кешбэк кысаларында юлламаларны сатуны 31 августка кадәр озайта. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Исегезгә төшерәм, сатулар бу атна ахырында, 31 июльдә тәмамлана. Шул ук вакытта хөкүмәт тарафыннан программага бүлеп бирелгән акча кешбэк белән сатып алу мөмкинлеген 31 августка кадәр озайтырга мөмкинлек бирә. Без шундый карар кабул иттек. Шулай итеп, туристларның көзгә сәфәрләрне планлаштыру өчен тагын бер ае бар», — диде ведомство башлыгы Зарина Догузова.

Ведомство башлыгы ачыклык керткәнчә, хәзер туристлык кешбэгы программасының чираттагы этабы бара. Туристлар 1 октябрьдән алып 24 декабрьгә кадәр юлга чыгу мөмкинлеге булган тур сатып алырга мөмкин.

Елга һәм диңгез круизларына 1 сентябрьдән алып навигация тәмамланганчыга кадәр китәргә мөмкин. Программа кагыйдәләре буенча, туристка автомат рәвештә банк карточкасына сәфәр бәясенең 20 процентка кадәргесе кайта.

«Программаны эшләтеп җибәргәннән бирле бу мөмкинлектән 2 миллионнан артык кеше файдаланды», — дип өстәде Ростуризм җитәкчесе.

https://tatar-inform.tatar/news/society/28-07-2021/rosturizm-keshbek-bel-n-yullamalar-satuny-ozaytty-5831848

Фото: https://avia-all.ru

 

Ростуризм кешбэк белән юлламалар сатуны озайтты
Ростуризм кешбэк белән юлламалар сатуны озайтты
Автор:
Читайте нас: