Якты юлдан
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
29 июль 2021, 09:40

Иске машина шинасына чәчәк утырту тыелырга мөмкин

Озакламый илдә иске машина тәгәрмәчләре белән йорт тирәләрен, бакчаларны бизәүне бөтенләй тыярга мөмкиннәр, чөнки бу тирә-якка зур зыян сала икән.

Иске машина шинасына чәчәк утырту тыелырга мөмкин
Иске машина шинасына чәчәк утырту тыелырга мөмкин

Искергән шиналардан төрле сыннар ясау, эчләренә чәчәк утырту безнең район авылларында да киң таралган. Күп төбәкләрдә инде моны кулланмый башлаганнар. Экологлар аларның зарарлы булуын, эсседә зыянлы матдәләрнең тагын да күбрәк таралуын әйтә.

Шиналарны яндырырга да ярамый, чөнки яндырганда, сәламәтлеккә начар тәэсир итүче токсиннар чыга. Ә үзе таркалсын өчен 130 ел вакыт кирәк, ди. Шуңа белгечләр аларны утильләштерергә киңәш итә. “Шина эченә чәчәк утыртып кую безне бизәми. Хәзер чәчәк утырту өчен зыянсыз пластиктан заманча, матур итеп эшләнгән савытлар да җитәрлек” - , ди белгечләр. Тиздән иске тәгәрмәчне йорт тирәләрен, бакчаларны бизәүгә файдаланган өчен  штраф салырга да мөмкиннәр икән. Аның күләме беренче тапкыр 1 меңнән 2 мең сумга кадәр, икенче юлы 2-3 мең сум булачак, юридик затлар исә 100 меңнән 250 мең сумга кадәр акчаларыннан колак кагачак.

“Ватаным Татарстан” гәзите.

Фото: https://m-strana.ru

 

Иске машина шинасына чәчәк утырту тыелырга мөмкин
Иске машина шинасына чәчәк утырту тыелырга мөмкин
Автор:
Читайте нас: