Якты юлдан
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
28 июль 2021, 14:45

Башкортстан районнарында 12 чишмә төзекләндереләчәк, алар арасында Бишбүләк районы да бар

Башкортстанда «Башкортстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслары» республика программасы кысаларында чишмәләрне төзекләндерүне дәвам итәләр.

Башкортстан районнарында 12 чишмә төзекләндереләчәк, алар арасында Бишбүләк районы да бар
Башкортстан районнарында 12 чишмә төзекләндереләчәк, алар арасында Бишбүләк районы да бар

Шулай итеп, быел Бишбүләк, Бөре, Дүртөйле, Мишкә, Зилаер, Краснокама, Тәтешле, Караидел, Хәйбулла, Архангельск, Борай һәм Күгәрчен районнарында чишмә территорияләре төзекләндереләчәк.

«Ел саен безнең министрлык тарафыннан республиканың торак пунктларында чишмәләрне төзекләндерү буенча эшләр башкарыла. Без муниципаль районнар администрацияләре гаризалары буенча эшлибез. Тормышка ашыруның төп максаты - халыкны су белән тәэмин итүнең резерв чыганаклары белән тәэмин итү. 2021 елда төзелгән контрактларның тулы бәясе 1 195,7 мең сум тәшкил итә, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы Табигатьтән файдалану һәм экология министрының беренче урынбасары Илдар Гарифуллин. - Программа эшли башлаганнан бирле, 2007 елдан башлап, Башкортстанда шул рәвешле 130лап чишмә яңа тормыш алды".

Башинформ.

Фото: https://vk.com/wall5974817_808

 

Башкортстан районнарында 12 чишмә төзекләндереләчәк, алар арасында Бишбүләк районы да бар
Башкортстан районнарында 12 чишмә төзекләндереләчәк, алар арасында Бишбүләк районы да бар
Автор:
Читайте нас: