Якты юлдан
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
27 июль 2021, 15:05

Вандалларга кем җәза бирер?

2018 елдан башлап Бишбүләк авыл советы авыл җирлеге территориясендә «Комфорт шәһәр мохите формалаштыру» муниципаль программасын тормышка ашыру кысаларында Бишбүләктә паркларны, күперләрне, күп фатирлы йортларның ишегалларын һәм башка территорияләрне төзекләндерү эшләре алып барыла.

Вандалларга кем җәза бирер?
Вандалларга кем җәза бирер?

2020 елда Ватанны саклаучылар паркын төзекләндерү буенча эшләр башкарылды, эшләрнең проект бәясе 5737000, 03 сум тәшкил итте. 2021 елның июлендә Мунча тыкрыгында җәяүлеләр күперен төзекләндерү буенча эшләр башкарылды, эшләрнең проект бәясе 1134000,76 сум тәшкил итте. Әмма авылыбыз матурлана баруы һәркемгә ошамый.


Әйтик, Ватанны саклаучылар паркында билгесез затлар көн саен диярлек эскәмияләрне башка урыннарга күчерәләр. Бишбүләк авыл советы авыл җирлеге хезмәткәрләренә даими рәвештә аларны кире уз урыннарына куярга туры килә. 26 июльдә бер эскәмиянең җимерелүе ачыкланды.

Мунча тыкрыгында урнашкан күпер янында билгесез затлар көнкүреш чүп-чарын ташлый башлады. Күрәсең, кайбер гражданнар көнкүреш калдыкларын контейнерга кадәр илтеп җиткерергә иренәдер.


Үсеп килүче буынны тәрбияләүче хөрмәтле ата-аналарга балалар белән мондый тәртипкә юл куймау, чит кешеләрнең хезмәтен хөрмәт итү, туганнан башлап чисталык һәм тәртипкә өйрәтү кирәклеге турында әңгәмә үткәрүне сорап мөрәҗәгать итәсе килә. Үсеп килүче буынны үз мисалыгызда тәрбияләгез.


2021 ел азагына яки 2022 ел башында махсус видеокамералар урнаштыру планлаштырыла, алар ярдәмендә Бишбүләк районы территориясендә ниләр эшләнүен күрергә мөмкин булачак, димәк, закон бозучыларны суд тәртибендә җәзага тарту мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Бәлки кешеләр нәрсәдер эшләү алдыннан яхшылап уйларлар?


Бишбүләк авыл Советы авыл җирлеге хакимияте сайтыннан.


Фотолар: https://vk.com/sp_bizh

Вандалларга кем җәза бирер?
Вандалларга кем җәза бирер?
Автор:
Читайте нас: