Якты юлдан
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
27 июль 2021, 11:55

Путин мөһим боерыкка кул куйды

Бу документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.

Путин мөһим боерыкка кул куйды
Путин мөһим боерыкка кул куйды

Россия Президенты Владимир Путин инвалид балаларга һәм аларны кафеда, поликлиникаларда, кибетләрдә озата йөрүчеләргә чираттан тыш хезмәт күрсәтү турындагы боерыкка имза куйды.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, 1992 елның 2 октябрендә имзаланган «Инвалидларга дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»гы Россия Президенты указына «I һәм II төркем инвалидлары» сүзләреннән соң 1нче пунктның җиденче абзацына «инвалид балалар һәм аларны озата йөрүчеләр» сүзләрен өстәп, үзгәреш кертергә», диелә документта.

Законның бу абзацы сәүдә, җәмәгать туклануы, көнкүреш, элемтә, торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләрендә, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният учреждениеләрендә, юридик хезмәтләрдә һәм башка оешмаларда чираттан тыш хезмәт күрсәтүгә багышланган.
 
 
 
Путин мөһим боерыкка кул куйды
Путин мөһим боерыкка кул куйды
Автор:
Читайте нас: