Якты юлдан
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
26 июль 2021, 10:10

Коронавирусның авыр узуының тагын бер яңа сәбәбе ачыкланган

Бостон балалар хастаханәсе белгечләре Массачусетс технологик институты һәм Миссисипи университетының медицина үзәге тикшеренүчеләре белән бергә йоткылык өстендәге анализлар буенча Covid-19 коронавирусының авыр узу сәбәпләрен фаразларга мөмкинлек бирә торган яңа ысул тапканнар.

Коронавирусның авыр узуының тагын бер яңа сәбәбе ачыкланган
Коронавирусның авыр узуының тагын бер яңа сәбәбе ачыкланган
Коронавирусның авыр узуының тагын бер яңа сәбәбе ачыкланган
Коронавирусның авыр узуының тагын бер яңа сәбәбе ачыкланган

Бу хакта РИА Новости Cell журналындагы мәкаләгә сылтама белән хәбәр итә. Галимнәр коронавирус белән авыручы 35 кеше борыныннан алынган анализларны өйрәнеп, борын һәм тамактагы эпителий күзәнәкләренең SARS-CoV-2 белән зарарланганда җитди үзгәрешләр кичерүен ачыкланган.

Җиңел һәм уртача авырганда пациентларның эпителиаль күзәнәкләрендә вирусларга каршы көрәш өчен җавап бирә торган геннар активлаша. Тик ковид авыр узганда авыручы пациентларның вируска каршы реакцияләре зәгыйфь булуы ачыкланган, чөнки эпителий күзәнәкләренең интерферонга реакциясе начар булган.

Эш авторларының берсе —  Хосе Ордовас-Монтаньес интерферонга реакциясе начар булганнар  коронавируска ныграк бирешүен әйткән. Хәзер тикшеренүчеләр моның сәбәбен ачыклый.

https://vatantat.ru/2021/07/59445/

Фото: https://www.arpeflu.ru

 

Автор:
Читайте нас: