Якты юлдан
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
26 июль 2021, 11:40

Башкортстан Башлыгы легаль булмаган алкогольгә каршы көрәш нәтиҗәләре белән уртаклашты

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген, 26 июльдә, легаль булмаган алкоголь продукциясе белән көрәшкә багышланган пост бастырып чыгарган. Төбәк җитәкчесе үз сәясәтенең беренче нәтиҗәләрен тәкъдим итте, республикада алкоголь белән агуланудан үлүчеләр саны кимүен билгеләп үтте.

Башкортстан Башлыгы легаль булмаган алкогольгә каршы көрәш нәтиҗәләре белән уртаклашты
Башкортстан Башлыгы легаль булмаган алкогольгә каршы көрәш нәтиҗәләре белән уртаклашты

«Мине ничек кенә тиргәмәделәр... тик мин эзлекле рәвештә алкоголь белән легаль булмаган сәүдә итүгә каршы көрәш сәясәтен үткәрәм һәм үткәрәчәкмен. Менә нәтиҗәсе дә. Бездә алкоголь белән агуланудан үлүчеләр саны кими бара. 2018 елда бу сәбәп белән 211 кеше вафат булса, 2019 елда – 104, 2020 елда-73 кеше. Димәк, безнең алкогольгә каршы кампания нәтиҗәле», - диде ул.

Республика башлыгы, бер ел эчендә киштәләрдән дүрт мең литр легаль булмаган хәмер тартып алынды, төнге вакытта сатуга тыю кертелде, Яңа ел каникуллары, Сабантуйлар, «Соңгы кыңгырау», Яшьләр көнендә һәм Белем көнендә «Коры закон» кертелде, дип өстәде. Аның сүзләренә караганда, хакимиятләр легаль булмаган хәмер белән көрәшне дәвам итәргә ниятли.

https://gorobzor.ru/novosti/obschestvo/58575-glava-bashkirii-podelilsya-rezultatami-borby-s-nelegalnym-alkogolem

Фото: https://static.mvd.ru

 

Башкортстан Башлыгы легаль булмаган алкогольгә каршы көрәш нәтиҗәләре белән уртаклашты
Башкортстан Башлыгы легаль булмаган алкогольгә каршы көрәш нәтиҗәләре белән уртаклашты
Автор:
Читайте нас: