Якты юлдан
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
22 июль 2021, 15:35

Владимир Путин Россиядә вакцинация темпын көчәйтергә чакырды

Россия Президенты Владимир Путин Россиядә вакцинация темпын көчәйтергә чакырды. Дәүләт башлыгы басым ясап әйткәнчә, кешеләрне COVID-19 инфекциясенә каршы прививка ясату зарурилыгына инандыру мөһим.

Владимир Путин Россиядә вакцинация темпын көчәйтергә чакырды
Владимир Путин Россиядә вакцинация темпын көчәйтергә чакырды

– Бүгенгә безнең төп бурыч – илдә вакцинация темпын арттыру. Кешеләрне прививка ясатуның зарурилыгына инандыру чиктән тыш мөһим. Без бары тик шулай гына эпидемиягә киртә куя алачакбыз… Кешеләрнең күбесе үзләрен, якыннарын, туганнарын саклау өчен прививка ясатырга кирәклеген аңлый. Тик биредә көчләп тагу түгел, ә аңлату кирәк, – диде Путин.

Моннан тыш Владимир Путин искәртеп узганча, вакцинация җәһәтеннән туган мәсьәләләрне квалификацияле төстә аңлатырга кирәк.

https://vatantat.ru/2021/07/59220/

Фото: https://www.trbzdrav.ru

 

Владимир Путин Россиядә вакцинация темпын көчәйтергә чакырды
Владимир Путин Россиядә вакцинация темпын көчәйтергә чакырды
Автор:
Читайте нас: