Якты юлдан
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
22 июль 2021, 11:20

АИ-95 бензинының биржадагы бәясе рекордлы суммага җиткән

Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасында АИ-95 маркалы бензинның бәясе 2020 елгы тарихи рекордны яңартты. АИ-92 маркалы бензинның бәясе өченче көн рәттән рекорд куя.

АИ-95 бензинының биржадагы бәясе рекордлы суммага җиткән
АИ-95 бензинының биржадагы бәясе рекордлы суммага җиткән

РИА Новости биржа мәгълүматларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, бүген сату-алулар нәтиҗәсенә караганда, Россиянең Европа өлеше территориаль индексы буенча АИ-95 маркалы бензинның тоннасы 59 849 сум тәшкил иткән. Аның бәясе бер тәүлектә 0,59 процентка арткан.

Шулай итеп, бензинның бу маркасының бәясе буенча рекорд куелган. 2020 елның июлендә АИ-95 маркалы бензинның тоннасы өчен 59 784 сум түләргә кирәк булган.

https://tatar-inform.tatar/news/business/21-07-2021/ai-95-benzinyny-birzhadagy-b-yase-rekordly-summaga-itk-n-5831067

Фото: https://media-1obl-ru.storage.yandexcloud.net

 

АИ-95 бензинының биржадагы бәясе рекордлы суммага җиткән
АИ-95 бензинының биржадагы бәясе рекордлы суммага җиткән
Автор:
Читайте нас: