Якты юлдан
+4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
21 июль 2021, 15:15

Сухоречкада Корбан бәйрәме

20 июльдә бөтен дөнья мөселманнары иң төп бәйрәмнәрнең берсе - Корбан бәйрәмен билгеләп үтә.

Сухоречкада Корбан бәйрәме
Сухоречкада Корбан бәйрәме
Сухоречкада Корбан бәйрәме
Сухоречкада Корбан бәйрәме

Иртә таңда Сухоречка мәхәлләсе халкы мәчеткә җыелды. Бәйрәмне Фәрит Сафин һәм Раил Вәлиәхмәтов үткәрде. Алар хәдисләр сөйләде, бәйрәм догалары укыды, бәйрәмнең асылын аңлатты, мөселманнарның мөһим көнгә ничек әзерләнүләре турында сөйләде. Бәйрәм өч көн дәвам итә. Корбан чалырга өлгермәгән кешеләр, ниятләре булса, моны эшли ала. Аннан соң ит өч өлешкә бүленә. Беренче өлеше белән якыннары һәм туганнары сыйлана. Икенче өлешне өйдә калдыралар, ә өченче өлешен аз керемлеләргә өләшәләр. Бәйрәм алдыннан өйдә тәртип урнаштыралар, яңа кием киюләр, төрле ризыклар әзерләр.  
Корбанның итеннән тәмле пылауны Зөләйха Фәттахова әзерләде. Итне Фәнисә Закирова корбан итте. Бәйрәмдә барлыгы 32 кеше катнашты. Биредә балаларны да күрү бик куанычлы булды.


Люзия САДЫЙКОВА,

Сухоречка авылы.

Фото ачык чыганаклардан.

Автор:
Читайте нас: