Якты юлдан
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
21 июль 2021, 09:30

Россия Экология министрлыгы товарларга кытлык турындагы имеш-мимешләрне кире какты

2022 елдан башлап җитештерүчеләрнең киңәйтелгән җаваплылыгының яңа концепциясе гамәлгә кертелә. РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы хәбәр иткәнчә, шуның аркасында товарларга кытлык барлыкка килү ихтималы турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми.

Россия Экология министрлыгы товарларга кытлык турындагы имеш-мимешләрне кире какты
Россия Экология министрлыгы товарларга кытлык турындагы имеш-мимешләрне кире какты

Тиешле белдерү ведомство сайтында басылып чыкты.

«РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы кибетләрдә товарлар кытлыгы барлыкка килх турында хәбәрне кире какты. Җитештерүчеләрнең киңәйтелгән җаваплылыгының яңа концепциясен гамәлгә ашыру кибетләрдәге товарлар ассортиментында чагылмаячак», - дип хәбәр итә министрлык.

РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы товарларны һәм таркалмый торган төрү материалларын утильләштергән өчен җитештерүчеләр җаваплылык тоту турындагы закон проекты әзерләгән. Ваклап сату компанияләре ассоциациясе һәм интернет-сәүдә компанияләре ассоциациясе хәбәр иткәнчә, бу хәл кибетләрдә киштәләр бушап калуга китерергә мөмкин, дип белдергән иде.

РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы җитештерүчеләр товарларны һәм төргәкләрне утильләштергән өчен инде дүрт елдан артык җаваплы булуын искә төшерә һәм «россиялеләрне буш киштәләр белән куркытмаска» өнди.

«Әлеге хәбәрләр гамәлдәге законнар үтәлешенә реаль контроль кертү белән бәйле манипуляцияләргә охшаган», - дип билгеләп үтелә хәбәрдә. 

https://tatar-inform.tatar/news/ecology/20-07-2021/rossiya-ekologiya-ministrlygy-tovarlarga-kytlyk-turyndagy-imesh-mimeshl-rne-kire-kakty-5830910

Фото: https://s.gorodvo.ru

 

 
 
 
 
Россия Экология министрлыгы товарларга кытлык турындагы имеш-мимешләрне кире какты
Россия Экология министрлыгы товарларга кытлык турындагы имеш-мимешләрне кире какты
Автор:
Читайте нас: