Якты юлдан
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
19 июль 2021, 12:20

Бакчаларда корыган үләнне корылмалардан 15 метр ераклыкта яндырырга рөхсәт итәләр

Коры үлән, ботак, яфраклар һәм башка үсемлекләрне мичкәләрдә, мангалларда яки башка савытларда яндыралар икән, ведомство корылмалардан минималь ераклыкны ун метрга кадәр киметергә тәкъдим итә.

Бакчаларда корыган үләнне корылмалардан 15 метр ераклыкта яндырырга рөхсәт итәләр
Бакчаларда корыган үләнне корылмалардан 15 метр ераклыкта яндырырга рөхсәт итәләр

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бакчаларда корылмалардан 15 метр ераклыкта коры үләнне яндырырга рөхсәт итәргә җыена.Бу ведомство тарафыннан әзерләнгән РФ Хөкүмәте карары проектыннан күренә.

« <… > торак пунктларның шәхси җир кишәрлекләрендә, шулай ук бакча яки яшелчә җирләрендә ачык уттан файдалану урыны биналарга, корылмаларга кадәр 15 метрдан да ким булмаска тиеш», — дип китерә РИА Новости документта язылганны.

«Әгәр коры үлән, ботак, яфраклар һәм башка үсемлекләрне мичкәләрдә, мангалларда яки башка савытларда яндыралар икән, ведомство корылмалардан минималь ераклыкны ун метрга кадәр киметергә тәкъдим итә.

1 гыйнвардан Россиядә янгынга каршы яңа кагыйдәләр эшли башлады. Хәзер чүп-чарны, үләнне, яфракларны һәм башка калдыкларны якындагы корылмадан кимендә 50 метр ераклыкта яндырырга кирәк.

https://tatar-inform.tatar/news/incident/18-07-2021/bakchalarda-korygan-l-nne-korylmalardan-15-metr-eraklykta-yandyryrga-r-hs-t-it-l-r-5830693

Фото: https://i1.wp.com

 

Бакчаларда корыган үләнне корылмалардан 15 метр ераклыкта яндырырга рөхсәт итәләр
Бакчаларда корыган үләнне корылмалардан 15 метр ераклыкта яндырырга рөхсәт итәләр
Автор:
Читайте нас: