Якты юлдан
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
19 июль 2021, 11:25

10 мең алабыз дип бөтенләй акчасыз калмагыз!

Алдарлар берничә схема буенча эшләргә мөмкин.

10 мең алабыз дип бөтенләй акчасыз калмагыз!
10 мең алабыз дип бөтенләй акчасыз калмагыз!

6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга яңа уку елы алдыннан 10 мең сум акчалата ярдәм күрсәтү хакында карар кабул ителгәч тә кибермошенниклар ауга чыккан. Аларның ятьмәсенә эләгә күрмәгез!

Яңа уку елы алдынна 6 -18 яшьтәге балалар өчен махсус түләү булачагы хакында карар чыккач та кибермошенниклар, ягъни халыкны телефон, Интернет аша талаучылар, күзгә күренеп активлашкан. Июль уртасында гына да яңа 170 фейк, ягъни ялган сайт барлыкка килгән.

Бу хакта BI.ZONE компаниясенең экспертлы сервис блоклары директоры Евгений Волошин хәбәр итә.

Әлегә уку елы алдыннан биреләчәк түләүләргә генә багышланган сайтлар юк, ди Волошин, әмма фейк сайтларда дәүләт тарафыннан биреләчәк акча хакында күп языла, аны алыр өчен юрист белән элемтәгә чыгарга тәкъдим ителә. Ул инде - әлбәттә, ялган оешманың ялган юристы булачак..

Алдарлар берничә схема буенча эшләргә мөмкин, ди Волошин. Аларның берсе - ялган ресурска банк картагызның мәгълүматларын таләп итү һәм анда булган акчагызны чәлдерү. Икенчесе - сездән, төрле сәбәпләр табып, үз исәпләренә бераз акча күчертү (бу вәгъдә ителгән 10 мең сумны алу өчен кирәк, дип аңлатырга мөмкиннәр).

Балигъ булмаган балалар тәрбияләүчеләр, сак булыгыз, бөтенләй акчасыз кала күрмәгез!

http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/10-me-alabyz-dip-btenly-akchasyz-kalmagyz

 

10 мең алабыз дип бөтенләй акчасыз калмагыз!
10 мең алабыз дип бөтенләй акчасыз калмагыз!
Автор:
Читайте нас: