Якты юлдан
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
15 июль 2021, 12:10

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләргә вакцинациядән баш тартучы хезмәткәрләрне эштән читләштерү кагыйдәләрен аңлатты

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коронавируска каршы вакцина ясатмаган хезмәткәрләрне эштән читләштерү кагыйдәләрен аңлатты. Бу хакта бүген, 15 июльдә, «Известия» мәгълүмат порталының сайтында хәбәр иттеләр

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләргә вакцинациядән баш тартучы хезмәткәрләрне эштән читләштерү кагыйдәләрен аңлатты
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләргә вакцинациядән баш тартучы хезмәткәрләрне эштән читләштерү кагыйдәләрен аңлатты
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләргә вакцинациядән баш тартучы хезмәткәрләрне эштән читләштерү кагыйдәләрен аңлатты
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләргә вакцинациядән баш тартучы хезмәткәрләрне эштән читләштерү кагыйдәләрен аңлатты

Чыганак мәгълүматлары буенча, РФ Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте вәкилләре «корпоратив юристлар берләшмәсе» ассоциациясенә хат юллаган. Анда медотвод булмаган, вакцинациядән баш тарткан очракта, хезмәткәрләрне читләштерү механизмы аңлатылган. Эш бирүче хезмәт хакын саклап калмыйча, аларны эштән читләштерергә хокуклы. Бу исә читтән торып эшләүчеләргә дә кагыла.

Вакцинация турында сертификат яки аңа каршы билгеләр турында медицина белешмәсе бирүнең соңгы вакыты - 15 август. Әгәр хезмәткәр әлеге документларны бирүдән баш тарта икән, эш бирүче аңардан прививкадан язмача баш тартуын сорарга, ә аннан соң эштән читләштерергә тиеш. Гражданин вакцинация узганнан соң яки коронавирус пандемиясе тәмамланганнан соң яңадан үз вазифасына кайта алачак, дип хәбәр ителә.

https://gorobzor.ru/novosti/obschestvo/58185-rostrud-obyasnil-rabotodatelyam-pravila-otstraneniya-sotrudnikov-otkazyvayuschihsya-ot-vakcinacii

 

Автор:
Читайте нас: