Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
15 июль 2021, 11:05

Роспотребнадзор коронавирусның кайчан бетәчәген фаразлаган

Россиядә коронавируска бәйле хәлләрнең акрынлап тотрыклылану стадиясенә күчә баруы күзәтелә. Июль һәм август ае башында шулай дәвам итәчәк, шуннан соң инде инфекция таралуның кимүе турында да сөйләргә мөмкин булачак. Роспотребнадзор Эпидемиология фәнни үзәге директорының фәнни эш буенча урынбасары, Россия Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы Александр Горелов ТАСС хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

Роспотребнадзор коронавирусның кайчан бетәчәген фаразлаган
Роспотребнадзор коронавирусның кайчан бетәчәген фаразлаган

“Чирнең бик көчле таралу чоры июньнең беренче декадасына туры килде. Хәзер без акрынлап тотрыклылык фазасына күчеп киләбез. Ул июль аеннан, мөгаен, август башына кадәр дәвам итәчәк. Шуннан соң гына чирнең кими башлавы турында сөйләргә мөмкин булачак”. – дигән Горелов.
Шул ук вакытта, белгеч басым ясап әйткәнчә, кешеләр эпидемиягә каршы чаралар күреп, прививка ясаткан очракта гына инфекциянең чигенүенә өметләнеп булачак.

Горелов сүзләренә караганда, моңа кадәр коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербург беренче урыннарда барса, хәзер ил төбәкләрендә чирләүчеләр саны нык арткан.

https://vatantat.ru/2021/07/58639/

Фото: https://minzdravtuva.ru

 

Роспотребнадзор коронавирусның кайчан бетәчәген фаразлаган
Роспотребнадзор коронавирусның кайчан бетәчәген фаразлаган
Автор:
Читайте нас: