Якты юлдан
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
9 июль 2021, 11:50

Югары әзерлек режимына үзгәрешләр кертелде

Республиканың эшлекле җәмәгатьчелек вәкилләре Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка рестораннарда һәм башка социаль-көнкүреш юнәлешендәге биналарда булганда өстәмә чикләүләр кертүне соңрак вакытка күчерү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Төбәк җитәкчесе мөрәҗәгатьне “Роспотребнадзор” идарәсенә юллады.  

Югары әзерлек режимына үзгәрешләр кертелде
Югары әзерлек режимына үзгәрешләр кертелде
Югары әзерлек режимына үзгәрешләр кертелде
Югары әзерлек режимына үзгәрешләр кертелде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефе белән бәйле югары әзерлек режимы турындагы указга узгәрешләр кертте. Документның яңа редакциясе нигезендә, рестораннарга һәм башка социаль-көнкүреш юнәлешендәге учреждениеләргә кергәндә, мәҗбүри рәвештә вакциналау узу турында белешмә (сертификат), шул исәптән беренче компонент белән, вакцинациналануга каршылыклар булу яки лаборатория тикшеренүенең тискәре нәтиҗәсе турында белешмә булу таләбе 12 июльдән 26 июльгә кадәр күчерелә.


Исегезгә төшерәбез, ябык биналарда эшләүче җәмәгать туклануы биналары (50 һәм аннан да күбрәк утыру урыны булганда), матурлык, косметика, массаж һәм СПА-салоннары, мунча, сауна, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, фитнесс-клублар, бассейннар, шифаханә-курорт оешмалары, студентлар тулай тораклары, шулай ук гомуми файдаланудагы автотранспорт белән шәһәрара пассажирлар ташу һәм «Орлан» шәһәр яны поездының эше турында сүз бара.

https://kiziltan.ru/articles/budni/2021-07-09/yugary-zerlek-rezhimyna-zg-reshl-r-kertelde-2401022

 

Автор:
Читайте нас: